Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Рүзиләдән – карлыган пирогы

“Быел карлыган бик уңды. Кайнатма ясаганнан калганын пирог эчлеге өчен дип туңдыргычка да куйдым. Безнең гаиләдә карлыган пирогын бик яраталар”, – ди Мөслимнән Рүзилә Әхмәтҗанова.

Пирог өчен кирәкле ингредиентлар: 1,5 стакан он, 150 г атланмай, 220 г шикәр комы, 1 чәй калагы желатин, тәменчә тоз, 3 йомырка, 1 чәй калагы крахмал, 600 г карлыган. Эш тәртибе:1,5 стакан онны, атланмай белән кушып, бик вак валчыклар хасил булганчы болгатабыз. Әлеге катнашманы тирән савыт төбенә салабыз да, өстенә 100 грамм шикәр комы, ярты чәй кашыгы желатин һәм тоз өстибез. Йомырканың агын сарысыннан аерып, агын – суыткычка куябыз, сарысын әзерләнүче катнашма өстенә салабыз. Камырны кул белән тиз генә әвәлибез, аннан түгәрәк формалаштырабыз да, өстенә азык пленкасы каплап, ярты сәгатькә суыткычка куябыз.Суыткычтан йомырка агын алып, күпергәнче туглыйбыз. Акрынлап өстенә калган шикәр комы, камыр көпшәкләндергеч, 1,5 аш кашыгы он һәм крахмал өстибез, иң соңыннан карлыганны салабыз.Майлы табага суыткычтагы камырны җәеп салабыз, кыр-кырларыннан бортлар күтәртәбез. Аңа әзер эчлекне салабыз да 180 градус кайнарлыктагы духовкага пешерергә куябыз. 35-40 минут эчендә пирог пешеп тә чыга. Кисәр алдыннан пирогны бүлмә температурасына кадәр суытырга кирәк. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев