ТӘМЛЕТАМАК: МИШӘР ПӘРӘМӘЧЛӘРЕ
Җырчы Айгөл Бариевадан "Мишәр пәрәмәчләре" рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: 2 стакан җылы сөт, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 пакет чүпрә ("Саф-момент"), тәменчә тоз, чама белән он.
Камыр басарга һәм пәрәмәчләрне ясый да башларга (камыр күтәрелгәнен көтәсе түгел) кирәк.
"Эчлек өчен фаршка суган, борыч-тоз һәм азрак кайнаган су салсагыз, пәрәмәчләр сусыл була",- ди җырчы.
Үсемлек маенда пәрәмәчнең башта тишекле ягын аска каратып кыздырырга, аннары әйләндерергә һәм капкач белән ябарга, пәрәмәч эчендәге шулпа кайнап чыккач, капкачны ачарга һәм кыздырып бетерергә.
МАТЕРИАЛ: http://www.intertat.ru/ash-su/mish-r-p-r-m-chl-re/.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев