ТӘМЛЕТАМАК: калын коймак рецепты
Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзовадан калын коймак (оладья) рецептын тәкъдим итәбез, дип яза "ИНТЕРТАТ.РУ" электрон газетасы.
Камыр өчен: 500 г кефир, 3 йомырка, 1 чәй калагы сода ,4-5 аш калагы сыек май, тәменчә тоз һәм шикәр комы, чама белән он.
Камырны бик куе итеп туглыйбыз, "ял иттерергә". Үсемлек мае белән майланган табада ике ягын да кыздырып алырга.
Нет комментариев