Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Итле кәбестә бәлеше

Иң элек кәбестәнең тышкы кабыгын салдырып алыгыз. Калганнарын күчәннән аерып, кайнап торган тозлы суда 4 минут пешекләгез. Кәбестә яфракларын судан алып кипшертегез. Аннары күмәчне суда җебетегез. 

Ә башлы суганны шакмаклап турап, лавр яфрагы белән бергә атланмайда пешереп алыгыз. Лавр яфрагын алып, суганны суытыгыз. 
Суы саркытылган күмәчкә пешкән суган, ит фаршы, чи йомырка, тимьян, тоз, борыч салып болгатыгыз. Майланган табага кәбестә яфракларын җәеп, әлеге ит фаршы катнашмасын катламлап салыгыз. Иң өстә кәбестә булырга тиеш. 
Каймакка сыек сөт өсте, угычта уылган сыр, тоз һәм борыч кушып болгатыгыз. Шуны кәбестә бәлеше өстенә сибеп, 40 минут мичтә пешерегез. 
4 өлеш өчен: 1 баш кәбестә, 1 күмәч, 2 баш суган, 1 аш кашыгы атланмай, 1 лавр яфрагы, 750 г ит фаршы, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы киптерелгән тимьян, борыч, тоз, 150 г каймак, 300 г сыек сөт өсте, 80 г уылган сыр кирәк.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев