Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Гөлүсәдән – ватрушка

Кибетләрдә “коро­левская ватрушка” дип йөртелүче бик тәмле пирог тәкъдим ителә. Уңган хуҗабикәләр аны өй шартларын­да да пешерү җаен таба. Райондашыбыз Гөлүсә Маннановадан “королевская ватруш­ка” рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиент­лар: 250-300 грамм акмай, бер стакан манный ярмасы, бер стакан он һәм бер ста­кан шикәр комы, ярты чәй калагы чәй содасы. Эчлек өчен 450 грамм эремчек, 3 йомырка, тәменчә шикәр комы кирәк.

Әзерләү тәртибе. Ак­майны угычтан чыгарып, өстенә калган ингреди­ентларны – манный, он һәм шикәр комын, чәй со­дасын өстәп, берләштереп, яхшылап уабыз. Камырны ике өлешкә бүләргә кирәк. Майлы табага камырның беренче өлешен җәябез (та­ратабыз). (Пирогның аскы өлешенә камырны күбрәк калдырырга кирәк, өскә әзрәк булса да ярый). Аның өстенә эчлекне салабыз да, аның өстенә камырның икенче өлешен сибеп бетерәбез. Пирог якынча 35-40 минут пешә.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото – Г. Маннанованың гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев