Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Балык запеканкасы

6 бәрәңге, 2 аш кашыгы йомшак сыр, лавр яфрагы, бөртекле кара борыч, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае. 

6 бәрәңге, 2 аш кашыгы йомшак сыр, лавр яфрагы, бөртекле кара борыч, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае. 
Фарш өчен: 500 г балык фаршы, 2 аш кашыгы майонез, бер уч эре угычтан уылган сыр, бер суган, балык өчен тәмләткеч. Суга бәрәңге, лавр яфрагы, тоз, борыч салып пешерергә. Суын аерым савытка салып, борыч белән лавр яфрагын алып, бәрәңгене төяргә. Сыр, бәрәңге пешкән суны салып, боламык ясарга, суытырга. Суганны майда кыздырырга. Суганны алып, табага балык фаршы салырга. Тәмләткечләр өстәп, томалап пешерергә. Суган, майонез, сыр салып, яхшылап болгатырга. Суытырга. Табаны майлап, боламыкның яртысын салырга, фарш, аннан калган боламыкны җәеп, өстен атланмай белән майларга. 200 градуслы мичтә өсте кызарганчы тотарга.

Фото – 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев