Түләү арта
Март ае башында РФ Президенты беренче төркем инвалид бала һәм балачактан инвалид тәрбияләүче ата-аналарга(шулай ук уллыкка алучыларга һәм опекуннарга) айлык түләүне арттыру турындагы указга кул куйды.
1 июльдән аларга бирелүче компенсация түләве күләме 10 мең сум тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта шундый бала тәрбияләүче ата-ана (уллыкка алучы, опекун) 5500 сум күләмендә түләү алуга хокуклы. Әгәр дә беренче төркем инвалид баланы яисә балачактан инвалидны башка кеше (ата-ана, уллыкка алучы, опекун түгел кеше) тәрбияләсә, компенсация түләве элеккечә 1200 сум күләмендә кала.
Мөслим районында
клиентларны кабул итү хезмәте.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев