Төгәллек ярата
Айнур Сафин “Агромастер” җитештерү компаниясендә запас частьләр әзерләүче санлы-программалы идарә итү станогы һәм лазер кискечендә эшли.
Айнур Сафин “Агромастер” җитештерү компаниясендә запас частьләр әзерләүче санлы-программалы идарә итү станогы һәм лазер кискечендә эшли. “Компаниядә җитештерелүче агрегатларга аерым узелларның зур төгәллек белән эшләнергә тиешлеген күз алдына китерәсездер. Безнең Айнурдагы кебек тырышлык, төгәллек һәм үткенлеккә күпләр сокланырлык. Яңа җайланмалар белән эшләүгә дә бик тиз өйрәнә, яңалыкны да бик тиз отып кала. Белмәгән нәрсәсен, кат-кат сорап булса да, барыбер өйрәнә. “Т-360” тракторына, ярымприцепларга кирәкле барлык вак детальләр аның кулы аша уза”, – ди Айнур эшләгән цех җитәкчесе Илгизәр Мәрданов.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев