Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлекчелек комплексы төзелә

Узган шимбәдә Мөслимгә ТР премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров килде. Аның белән “Рацин” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Денис Самодуров та бар иде. Башкала кунакларын “Яшьлек” спорткомплексында район башлыгы Рамил Муллин һәм “Август” компаниясенең Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре буенча бүлек җитәкчесе Айдар Галәүтдинов каршы алды.

Кунаклар Мөслим белән танышуны “Агромастер” җитештерү компаниясеннән башлады. Алар җитештерү цехлары, металл кисүче лазер станогы һәм немец роботы эше белән таныштылар. Марат Җаббаров компаниядә җитештерелүче Т-360-Ш шарнирлы трактор янында озаккарак тукталды, аның кабинасына утырып, җиһазланышын карады. Чираттагы тукталыш Дамир Шәңгәрәевнең “Чайка” фермер хуҗалыгында булды. Инкубатор һәм йомырка салучы тавыклар торагын караганнан соң кунаклар “Август-Мөслим” агрофирмасының Үрәзмәт бүлекчәсенә – товарлыклы-сөтчелек комплексы төзеләчәк урынга килделәр. Элеккеге җәйге лагерь урынында сафка басачак 2400 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән комплекс роботлаштырылган булачак. Объектка 1 млрд 200 млн сум инвестиция кертелеп, биредә балалар ризыгы ясауда кулланырлык сыйфатлы чимал җитештереләчәк. Төзелеш эшләренең беренче этабы быел ноябрь аенда башланып, 2020 елның ноябрь аенда төгәлләнәчәк, 1200 башка исәпләнгән торак сафка басачак. Төзелешнең генераль подрядчысы – җаваплылыгы чикләнгән “АгроБау ТК” җәмгыяте. М. Җаббаров һәм А. Галәүтдинов төзелешнең беренче ташына мәгълүмати такта беркеттеләр. Форсаттан файдаланып, Рамил Муллин “Август” компаниясенә, Татарстан Президенты һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәтен җиткерде.– Киләчәктә сезнең булышлык белән җирлекләргә игътибарны биреп барсак, авылларыбызның киләчәге булыр. Районда мондый зур комплекс төзелү Мөслимне таныту һәм авыл хуҗалыгы тармагын тагын да үстерүгә зур этәргеч бирәчәк. Соңгы биш елда районның авыл хуҗалыгы тармагы зур үзгәрешләр кичерә. “Август-Мөслим”, “Туган як”, “Намус” агрофирмалары, “Агромастер” җитештерү компаниясе, крестьян-фермер хуҗалыклары, кошчылык тармагында эшләүче фермер хуҗалыклары районыбызның йөзен билгели. Игенчелек тармагында күтәрелеш булса да, ни кызганыч, терлекчелектә эшләребез мактанырлык түгел. Төзеләчәк яңа комплекс тармакта яңача эшли башлауга, аның икътисадый хәлен яхшыртуга зур этәргеч бирсен иде. Шушындый зур эшкә алынулары өчен “Август” компаниясенә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Компания киләчәктә дә чәчәк атсын һәм үссен. Августлыларның шигаре дә: “Безнең белән бергә үсү җиңел!” Без – үсеш районы. Безнең киләчәгебез бар һәм аның бүгенгегә карый матур булачагына ышанам, – диде район башлыгы. Соңыннан республиканың баш аграрие районның авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән очрашты аларның сорауларына җавап бирде, республиканың авыл хуҗалыгы тармагында барган вәзгыять белән таныштырды. Марат Җаббаров сүзләренә караганда, Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча республикада дистәдән артык зур комплекс төзеләчәк. Аларның берсе нәкъ менә Мөслим районында булачак. – “Август” компаниясе кебек көчле инвесторлар булганда, җирлекләрдә яңа мөмкинлекләр ачыла. Киләчәктә Мөслимдә яшьләр күпләп калыр, дип ышанасы килә. Яңа төзеләчәк комплекска белемле, яңа идеяләр белән янучы егет-кызлар кирәк булачак. Райондагы бушап калган терлекчелек биналарының эш башлаучы фермерларга, шәхси эшмәкәрләргә бирелүе зур кызыксыну уятты. Әлеге уңай үрнәкне башка районнарга күрсәтү уе да туды, – диде министр.Марат Җаббаровның Мөслимгә икенче тапкыр килүе икән. Моннан ике ел элек мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсенә килгәч, районда барган колачлы эшләргә сокланып киткән булган. – Бүген Мөслим тагын да яңарган, матурланган. Бигрәк тә район үзәгенә сокланмый мөмкин түгел: күпме парклар, спорт биналары, ял урыннары булдырылган, социаль объектлар төзекләндерелгән. Даны Рәсәйдә һәм ерак чит илләрдә дә таралган “Агромастер” җитештерү компаниясе, кошчылык тармагында эшләүчеләр хезмәте белән якыннан таныштык. “Август” компаниясенең Мөслимгә килүе дә яңа мөмкинлекләр биргән. Алар ике ел эчендә генә дә 2 млрд сумнан артык инвестиция керткән. Бүген старт бирелгән төзелеш төгәлләнгәннән соң җирлектә өстәмә эш урыннары, салымнар, финанс средстволары булачак. Ә болар барысы да авылның киләчәген тәэмин итәчәк. Киләсе елда бергәләп әлеге объектны ачып, аның нәтиҗәле эшләвенә бергәләп сөенергә язсын, – диде Марат Җаббаров.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.

Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев