Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теплицаны кышка әзерлибез

Теплицаны иң элек үсемлек калдыклары, черегән яшелчәләр, терәк һәм бәйләвечләрдән арындырыгыз. 

Шуннан соң туфракның өске өлешен казып алып (5-7 см), аны киләсе елга кәбестә, кишер, суган утыртасы урынга таратыгыз. Теплицадагы туфракны яхшылап казыгыз. Корткычларга каршы хлорлы известь белән эшкәртергә була. Моның өчен 1 квадрат метр җиргә 100-200 г чамасы хлорлы известь кертеп тырмалагыз. Пыяла теплицаның стена һәм түшәмен дә известь эремәсе белән зарарсызландырырга мөмкин. Бу очракта, 10 л суга 100 г известь кушып, 4 сәгать төнәтергә кирәк. Теплицадагы помидор, борыч, кыяр үсә торган урынны ел саен алыштырып торырга тырышыгыз. Бу бактериоз, үрмәкүч бете, фитофтороз авыруларыннан саклану өчен кирәк.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев