Телефоннан сөйләшмә!
3 августтан республика буенча “Мобильник” оператив-профилактик операциясе старт алды.
“Машинада яки башка транспортта руль артында телефоннан сөйләшеп баручылар еш очрый. Бу – юл-транспорт һәлакәтләренә китерүче сәбәпләрнең берсе. РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә, транспорт белән идарә иткәндә машина йөртүчегә кул белән тотмыйча гына сөйләшү мөмкинлеге бирүче техник җайланма белән җиһазландырылмаган телефоннан файдалану тыела. Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 12.36.1 маддәсе нигезендә 1500 сум административ штраф салына”, – дип хәбәр итә районның ДАИ инспекторлары. “Мобильник” операциясе 31 августка кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев