Техниканы – кышкы саклауга
Белгечләр техниканы тиешле таләпләр буенча кышкы саклауга кую – ярты ремонтка тиң, дип белдерә. Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую бара.
“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында ашлык комбайннары һәм чәчү комплекслары һәм басу эшләреннән бушаган агрегатлар саклау урыннарына урнаштырылды инде. “Авзалов” һәм “Әюпов” хуҗалыклары да бу эштә өлгерлек күрсәтә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләреннән торган комиссия киләсе атнада техниканы кышкы саклауга кую, машина-трактор паркларының техника ремонтлауга әзерлеген бәяләү буенча хуҗалыкларда тикшерү үткәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев