Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Театр коллективлары фестиваленең йомгаклау тантанасы узды

Тамашачыларга 7 әсәрдән өзекләр тәкъдим ителде.

“Театр - ул тормыш, театр – ул яшәеш” театр коллективлары фестиваленең йомгаклау тантанасы узды.
Сәхнәдә театр бәйрәме булды дисәк тә, ялгыш булмас. 
Тамашачыларга бүген 7 әсәрдән өзекләр тәкъдим ителде.
1. Мөслим халык театр коллективы башкаруында Г.Камалның “Беренче театр” комедиясенән 
2. Яңа Усы авылы үзешчәннәр театр коллективы башкаруында Г.Насрыйның “Яшел эшләпә” комедиясеннән 
3. Иске Вәрәш авылы “Ялкынлы” халык театр коллективы башкаруында А.Гыйләҗевның “Ефәк баулы былбыл кош” драмасыннан 
4. Тугаш авылы “Яшь йөрәкләр” үзешчән театр коллективы башкаруында Т.Миңнуллинның “Йөрәк маем” комедиясеннән 
5. Иске Карамалы авылы “Замандаш” халык театр коллективы башкаруында Д.Салиховның “Микүләй дәдәйнең бөер ташы” комедиясеннән 
6. Метрәй авылы халык театр коллективы башкаруында А.Әхмәтгалиеваның “Күз нурларым” драмасыннан 
7. Салауз- Мухан авылы “Нур” үзешчән театр коллективы башкаруында З.Хәкимнең “Тыкрыкта булды бу хәл” комедиясеннән өзекләр тамашачы тарафыннан бик җылы каршы алынды.

Барлык театр коллективлары да бик көчле һәм оста чыгыш ясадылар. Диплом һәм ноутбук алу өчен сертификат белән бүләкләнделәр.
Барчасына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев