Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм узды

Чарада Рус Шуган авылында яшәүче кызлар катнашу икеләтә ямьләде.

Татар хатын – кызларының Мөслим районындагы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Баланлы авыл җирлегендә райондашларын "Тәбикмәк бәйрәменә" җыйды. Чара Шуганка авылы ак калфаклары сәхнәләштергән Ш. Хөсәеновның "20 ел узгач" драмасы белән бшланып китте. Алга таба каз тозлау, майлавыч ясау серләрен, каз мамыгыннан мендәр тутыру кагыйдәләре белән таныштык. Роза Нәгыйм кызы сөлге чигүнең берничә ысулын өйрәтте. Табын артында майонез ясарга өйрәндек. Валиева Алфира апа бар кунакларга җитәрлек итеп тәбикмәк пешерде, рецептларын да аңлатты. Кәрәзләнеп килгән, үтә күренмәле, авызда эреп торучы бу тәбикмәк тәме бер дә онытылмас инде! Гараева Илһамия апаның исраф, ризык зурлыгы турында вәгазе уйланырга мәҗбүр итте. Районыбыз авылларында эшләп килүче 7 “Ак калфак” оешмасы делегацияләре һәммәсе бәйрәмгә күчтәнәчләр - үз җирлекләрендә пешерелә торган тәбикмәк белән килгән иде. Чарада Рус Шуган авылында яшәүче кызлар катнашу икеләтә ямьләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев