Реклама
Яңалыклар
Тәүбә итте
Исерек хәлдә кабат руль артына утырган 42 яшьлек ир-егет суд каршына басачак.
Район прокуратурасы 42 яшьлек якташыбызга карата җинаять эше буенча гаепләү актын хуплады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддә беренче бүлегендә каралган җинаятьне (административ җәзага тартылган килеш спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән) кылуда гаепләнә, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.
– Тикшерү барышында ачыкланганча, 2021нче елның 24 сентябрендә 8.00 сәгатьләр тирәсендә әлеге зат “Шевроле Нива” автомобиле руленә утыра. Аның шофер таныклыгы булмый. Чөнки исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган. Сикия авылында Школьная һәм Кызыл яр урамнары чатында ГАИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана, – ди район прокуроры ярдәмчесе Линар Әскаров.
Исерек булу-булмауга медицина тикшерүе үтү барышында шоферның хәмер кулланган булуы ачыклана (0,600 мг/л). Ул гаебен тулысынча таный һәм мондый хәлне башка кабатланмас, дип тәүбә итә.
Хәзерге вакытта җинаять эше район судында карала, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.
Мөнирә Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев