Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татьяна Ларионова авыл яшьләрен социаль мәсьәләләр буенча инициативалар кертергә чакырды

Казанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы уза, анда Россия Федерациясенең 50 субъектыннан һәм 25 илдән 250 вәкил катнаша.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова яшьләргә социаль мәсьәләләр буенча үз тәкъдимнәрен кертергә кушты. Бу хакта депутат бүген Казанда уза торган Халыкара авыл яшьләре конгрессында белдерде.

 

"Күбрәк тәкьдимнәр,фикерләр яшьләрдән ишетергә мөкин,һәм алар күп очракта кирәкле һәм файдалы булырга мөмкин. Шуңа күрә дә әлеге фикер –тәкъдимнәр зур ярдәм күрсәтә ала— диде Ларионова. -Социаль характердагы кайбер мәсьәләләр бар, аларга да, минемчә,сез үзегезнең төп фикерегезне әйтергә, нинди дә булса яңа тәкъдимнәр кертергә тиешсез».

 

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары ассызыклаганча,бүген барыбызны да демографик хәл борчый".  12 милли проектның берсе буларак кертелгән — “Демография" милли проекты аерым игътибарга лаек. Кызганычка каршы, бүген авыл җирлегендә балалар тууының кимүе күзәтелү борчу тудыра— диде ул.

 

Аның сүзләренә караганда, республиканың Кайбыч, Тәтеш, Алексеевск, Кама Тамагы, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас районнарында туучылар саны канәгатьләнерлек дип билгеләп үтәргә кирәк. Шул ук вакытта Тукай, Менделеевск, Әлки, Минзәлә, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарында туучылар санының зур кимүе күзәтелә, дип дәвам итте Ларионова.

 

«Түгәрәк өстәлләрдә бу проблема буенча фикер алышуны сорыйбыз. Бала тууның кимеү никахларны теркәү белән дә бәйле булуын онытмаска кирәк. Әгерҗе, Әлки, Кайбыч, Кама Тамагы, Саба районнары әлеге күрсәткечләр буенча алндынгы урыннарда тора. -дип билгеләп үтте ул. — Без әле сораулар калганын аңлыйбыз, әмма яшьләр дә аларны аңласын һәм күрә белсен иде. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән чараларга өстәп, республика һәм дәүләт дәрәҗәсендә тагын нәрсә эшләргә кирәк соң?»

 

Депутат фикеренчә, бу юнәлештәге  эшләнеп бетмәгән һәм бүгенге көндәге проблемаларны  нәкъ менә яшьләр  үзләре күрсәтә һәм тәкъдим итә ала. «Без сездән тәкъдимнәр көтәбез. Өстәвенә, авыл территорияләре белән бәйле мәсьәләләр иң мөһим проблемаларның берсе булырга мөмкин», — диде ул.

 

Казанда 6-9 февральдә Халыкара авыл яшьләре конгрессы узачак. Чарада Россия Федерациясенең 50 субъектында һәм 25 илдә яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша. Конгресста барлыгы 250 кеше катнаша.

 

Конгресс эше 3 юнәлештә узачак: «Авылда яшьләр эшкуарлыгы, трендлар, алымнар һәм уңышка ирешү серләре», «Мәдәният, тәңгәллекне саклау һәм туризм: мәдәни үсеш драйверлары буларак авыл территорияләре» һәм «Мәгариф һәм Лидерлык: уңышлы шәхесне үстерү өчен авыл җирлегенең уникаль мөмкинлекләре».

РФ Президенты Владимир Путин үзенең 2019 елда Федераль Җыенга Юлламасында авыл территорияләренең социаль, инфраструктур үсешенә аерым игътибар биреләчәк, дип ышандырды. «Россия агросәнәгать комплексы глобаль конкурентлы тармакка әверелде инде. Үз хезмәтләре белән бу уңышны тәэмин итүче кешеләрнең тормышы да шундый ук заманча булырга тиеш. Шул ук вакытта без кече шәһәрләребезгә, торак пунктларга үзенчәлекләрен саклап калырга, уникаль потенциалыбызны яңача ачарга мөмкинлек бирүче инициативаларны да хуплыйбыз»,-дип белдерде Дәүләт Башлыгы.

Чыганак:tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев