Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанның алты районы мәктәпләренең спорт залларын «Мәгариф» илкүләм проекты буенча ремонтлыйлар

 «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» проекты буенча быел Татарстанның алты районы мәктәпләренең спорт залларын реконструкцияләүгә 8,5 млн сум бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, Арча, Яшел Үзән, Алексеевск, Кама Тамагы, Мамадыш һәм Минзәлә районнарында мәктәп спорт залларын ремонтлаячаклар.

Борһанов 2019-2020 елларда «Һәр баланың уңышы» проекты буенча 12 авыл мәктәбендә спорт заллары ремонтланды, дип өстәде.

Моннан тыш, әлеге проект буенча республикада «Кванториум» мобиль технопаркы булдырыла. Моның өчен 17 млн. сум тирәсе акча җәлеп ителгән. Ул автомобиль ташу станциясе базасында эшләячәк, балаларны укыту инженерлык юнәлешендәге программалар буенча башкарылачак. Моннан тыш, технопаркта педагогларны өстәмә әзерләү һәм укыту, шулай ук балалар проектларын дистанцион рәвештә озата бару планлаштырыла.

"Инновацион белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен Әгерҗе, Актаныш, Сарман, Зәй, Менделеевск, Минзәлә районнары билгеләнгән. Технопарк эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, 3 меңнән артык бала инженерлык фикерләвен үстерү чараларына җәлеп ителәчәк. Инновацион белем бирү программалары буенча Татарстанда меңнән артык бала белем алачак", - дип билгеләп үтте министр.

 Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/science/02-09-2020/sportzaly-shkol-shesti-rayonov-tatarstana-otremontiruyut-po-natsproektu-obrazovanie-5768247

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев