Татарстаннан ике пар Мәскәүдәге Бөтенроссия туй фестивалендә республиканы тәкъдим итәчәк
Яңалыклар

Татарстаннан ике пар Мәскәүдәге Бөтенроссия туй фестивалендә республиканы тәкъдим итәчәк

Бү хакта ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте

8-9 июльдә Мәскәүнең «Россия» Милли үзәгендә узачак «Россия. Йөрәкләрне тоташтырып» III Бөтенроссия туй фестивалендә Татарстанны ике пар тәкъдим итә. Бү хакта ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Алар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә бөтен илдән җыелган йөз пар белән беррәттән никахны берьюлы теркәү тантанасының төп геройларыннан берсе булачак. Чаллыда яшәүче Инсаф белән Гүзәл - актерлар, икесе дә җирле драма театрында эшли. Алар театр училищесында танышкан, бергә белем алганнар. Икенче пар – Тимур белән Диана. Тимур тумышы белән - Якутиядән, Диана - Казаннан. Алты ел элек Казан авиация заводында танышканнар», - дип сөйләде ул.

Әхмәтова мәгълүматларына караганда, ике пар да тантаналы чарага туй киемнәреннән киләчәк.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев