Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлыларга штрафсыз чит илдән республикага ничек кайтырга аңлаттылар

Казан халыкара очышлар өчен ачык, әмма чит илләрдән килүчеләргә дәүләт хезмәтләре порталында теркәү узарга кирәк.

Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
"Бүгенге көндә өч календарь көн эчендә (чит илләрдән килгән пассажирлар) тест узарга һәм нәтиҗәне дәүләт хезмәтләре порталына кертергә тиеш",- диде Любовь Авдонина.
Илгә килгәннән соң өч көн эчендә турист Covid-19га лаборатор тикшерү узарга тиеш. Нәтиҗәләрне дәүләт хезмәтләре порталында «Россия Федерациясе территориясенә килүче яңа коронавирус йогышына тест нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү» формасын тутырганнан соң урнаштырырга тиеш.
Әгәр Татарстанга килгән кешенең сәламәтлеге начарлана икән, ул килү урыны буенча медицина ярдәме сорап кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә тиеш .
Коронавирус инфекциясенә тест уңай нәтиҗә биргән очракта, ТР буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәргә кирәк.
Әгәр Россиягә, шул исәптән Татарстанга килү планының бер пункты үтәлмәсә, гражданнарга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.
Ә кеше сәламәтлегенә зыян китергән яки үлеменә китергән гамәлләр, әгәр алар җинаять җаваплылыгына тартылмаган очракта, 150 меңнән алып 300 мең сумга кадәр штраф салуга китерә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев