Татарстанлыларга Крещениеда коену өчен киңәшләр бирделәр
Йөрәк авырулары булган кешеләргә суда коенудан баш тартырга туры киләчәк.
Крещение коенулары чыныккан һәм ОРВИ симптомнары булмаган татарстанлыларның сәламәтлеге өчен куркынычсыз булачак. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Безнең ел саен бер үк тәкъдимнәребез бар. Чыныгу этаплары узган сәламәт кешеләргә коену күрсәтелгән»,-дип билгеләп үтте спикер.
Любовь Авдонина ассызыклаганча, әгәр бу беренче коену икән, табиб белән киңәшләшергә һәм алдан әзерләнергә кирәк.
Су коену өчен махсус җиһазландырылган урыннарны сайларга кирәк, суны ТР Роспотребнадзоры тикшерәчәк.
Нет комментариев