Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлыларга коронавирустан вакцинация ясау өчен антителларга анализны тапшырырга кирәкми

Covid-19 күчергәннән соң ук прививка ясатуның мәгънәсе юк, чөнки кешенең иммунитеты формалаштырылган инде,прививка турында уйланырга 6-8 айдан соң кирәк.

 Хәзер коронавирустан вакцина ясатыр алдыннан Covid-19 антителенә тест кирәк түгел. Бу хакта  ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгының беренче киңәшләре буенча, вакцинация алдыннан Covid-19га каршы антителларга анализ ясау мәҗбүри булды. Хәзер процесс гадиләштерелде", — дип билгеләп үтте спикер.

Әйтик, «Спутник V» прививкасы алдыннан табиб сораштыру һәм пациентны карау үткәрәчәк. Әгәр каршы күрсәтүләр ачыкланмаса, республикада яшәүчеләрне вакцинациягә чакырачаклар.

Республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина башка вакциналар, әйтик, гриппка каршы антителалар билгеләү таләп итми, дип өстәде. Вакцинация иммунитет эшен көчәйтә генә.

Республика Роспотребнадзор башлыгы «Эпиваккорон» вакцинасы да антительләр булмауны таләп итми, дип билгеләп үтте.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/12-01-2021/analiz-na-antitela-dlya-vaktsinatsii-ot-koronavirusa-tatarstantsam-sdavat-ne-nuzhno-5798350

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев