Татарстанлылар ТР Президенты өчен Мәскәүдә дә тавыш бирә алалар
28 нче Түбән Кама сайлау округына Татарстан Республикасының 10 муниципаль районы керә: Аксубай, Алексеевск, Әлки, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай.
Көзге сайлаулар вакытында Татарстан халкы ТР Президентын сайлауда Мәскәүдә 30 цифрлы сайлау участогында тавыш бирә алачак. Шулай ук бу участокларда РФ Дәүләт Думасына, Түбән Кама округына һәм ТР Дәүләт Советына Алабуга округы буенча өстәмә сайлауларда катнашырга мөмкин. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Үз төбәгеннән читтә тавыш бирү мөмкинлеге Мәскәүдә беренче тапкыр барлыкка килде. Әгәр республикада яшәүче кеше тавыш бирү көннәрендә Мәскәүдә булса ул ТР Президентын сайлауда катнаша ала, - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Мәскәүдәге цифрлы участокларның берсендә тавыш бирү өчен цифрлы участокта сайлаучылар исемлегенә дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша кертү турында гариза бирергә, аннары бердәм тавыш бирү көнендә участокка килергә кирәк.
28 нче Түбән Кама сайлау округына Татарстан Республикасының 10 муниципаль районы керә: Аксубай, Алексеевск, Әлки, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/27-08-2020/tatarstantsy-mogut-progolosovat-za-prezidenta-rt-dazhe-nahodyas-v-moskve-5766569
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев