Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанга COVID-19га каршы препаратның беренче партиясен китерделәр

Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Кичә «Авифавир» Россия препаратын республикага китерделәр. Ул 29 майда гына РФдә теркәлгән. Бу Россия турыдан-туры инвестицияләр фонды һәм «Химрар» компаниясенең уртак эшләнмәсе. Бу препаратны коронавирустан дару буларак тәкъдим иттеләр.

"Ул Яр Чаллыга китә. Шулай ук ул Казан клиникаларына кайтачак. Препаратны коронавирус инфекциясенең урта һәм авыр формаларын дәвалаганда кулланалар", - дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева.
Мәскәү, Ленинград, Түбән Новгород, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм Екатеринбургның хастаханәләре һәм фармацевтик оешмалары беренче булып дару белән  тәэмин ителде.
"Россиядә "Авиафавир“га ихтыяҗ зур булуын күрәбез, аны илнең барлык регионнарына да диярлек җибәрү турында сөйләшүләр алып барыла. Шулай ук 10нан артык илдән даруны сорау бар", - дип сөйләде Россиянең турыдан-туры инвестицияләр фонды генераль директоры Кирилл Дмитриев.
Препаратны ил халкына мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча бушлай алырга мөмкин булачак.
"Авифавир" Data Matrix цифрлы коды белән маркировкалана. Препаратның чынлыгын «Гадел билге»мобиль кушымтасы ярдәмендә тикшерергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев