23-31 августта Татарстанда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясенең төп чаралары узачак. Бүген акция кысаларында 1,5 мең - I сыйныф укучысы һәм 1 мең II-XI сыйныф укучысы бүләккә портфель алды. Бу хакта бүген төбәкнең Министрлар Кабинетында брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
"Акция республикада 2007 елдан башлап үткәрелә. Шул вакыт эчендә 165 мең I сыйныф укучысы мәктәп букчасы алды. 210 млн сум күләмендә акча җыелган. Акция кысаларында уку-язу кирәк-яраклары тутырылган букча тапшырыла. Аларны күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә бүләк итәләр.
Быел Татарстанда I сыйныфка 47 мең бала бара. 20 мең чамасы укучы яңа уку елында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында иганәчеләр ярдәмен алачак. Алар - быел гына I сыйныфка баручылар, шулай ук ярдәмгә мохтаҗ II-XI сыйныф укучылары.
Нет комментариев