Яңалыклар

Татарстанда хәләл-лаборатория барлыкка киләчәк

Бу хакта «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының матбугат хезмәте хәбәр итә

Татарстан делегациясе Малайзиянең ислам үсеше департаменты (JAKIM) белән республикада хәләл продукцияне тикшерү һәм сынау өчен аккредитацияләнгән лаборатория булдыру мөмкинлеге турында фикер алышты. Бу хакта «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының матбугат хезмәте хәбәр итә.

JAKIM белгечләре булачак лаборатория хезмәткәрләрен әзерләүдә һәм сертификацияләүдә катнашыр дип көтелә. Проектны алга таба эшләү өчен департаментка детальле юл картасы белән рәсми мөрәҗәгать җибәрү, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән багланышларны оештыру планлаштырыла.

Моннан тыш, JAKIM һәм Малайзия Хәләл-сертификация органнары вәкилләренең KazanForum эшлекле программасында спикерлар сыйфатында катнашу һәм форумга Малайзия хәләл-компанияләре вәкилләрен чакыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Лабораторияне эшләтеп җибәрүне 2027 елда KazanForum чараларына һәм Россия белән Малайзия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 60 еллыгына багышларга тәкъдим иттеләр.

 


Нет комментариев