Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда узачак хезмәт ярминкәсендә бөтен Россиядән 9,5 меңләп вакансия тәкъдим ителә

«Россиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия хезмәт ярминкәсенең федераль этабы 23 июньдә узачак. Татарстанда аның кысаларындагы чаралар өч шәһәрдә – Казан, Чаллы һәм Түбән Камада үткәреләчәк.

Хезмәт ярминкәсен оештыручылар иң зур ихтыяҗ булган 10 вакансияне һәм иң югары хезмәт хакы түләнә торган 8 вакансияне атады.

Иң күп таләп ителгән вазифалар:

1. Машина йөртүче – 2335 вакансия (уртача хезмәт хакы – 38 504 сум)

2. Булышчы эшче – 2020 вакансия (уртача хезмәт хакы – 22 499 сум)

3. Инженер (төрле юнәлештәге) – 1211 вакансия (уртача хезмәт хакы – 41 370 сум) 

4. Кисүче – 762 вакансия (уртача хезмәт хакы – 18 886 сум)

5. Контролер (төрле өлкәдә) – 735 вакансия (уртача хезмәт хакы – 36 145 сум)

6. Җыештыручы – 705 вакансия (уртача хезмәт хакы – 18 886 сум)

7. Электр белән эретеп ябыштыручы – 222 вакансия (уртача хезмәт хакы – 46 770 сум)

8. Аппаратчы – 179 вакансия (уртача хезмәт хакы – 31 597 сум)

9. Клепкалаучы – 180 вакансия (уртача хезмәт хакы – 40 000 сум)

10. Фрезерчы – 160 вакансия (уртача хезмәт хакы – 50 416 сум)

11. Стропальчы – 133 вакансия (уртача хезмәт хакы – 22 500 сум).

Иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр:

1. Фрезерчы – 50 000-120 000 сум

2. Программалы идарә белән эшләүче станоклар операторы – 65 000-110 000 сум

3. Токарь – 80 000-130 000 сум

4. Арматурачы – 90 000-105 000 сум

5. Электр җиһазларын ремонтлаучы слесарь-электрчы – 120 000-200 000 сум

6. Инженер-геодезчы – 159 000-195 000 сум

7. Эретеп ябыштыручы (төзелеш конструкцияләре белән эшли торган) – 165 000 сумга кадәр

8. Буровой эремәсе буенча инженер-технолог – 165 000-300 000 сум.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев