Татарстанда тимер юл аша очып чыгып җиргә кадалган машинаның йөртүчесе үлгән
Каты бәрелү сәбәпле, автомобильнең алгы өлеше тулысынча яньчелгән.
Бүген көндез республиканың Апас районында юл һәлакәте булган. Автомобиль зур тизлек белән барган килеш тимер юл аша очып чыккан һәм җиргә кадалган, ә аннары түбәсенә әйләнеп капланган.
Каты бәрелү сәбәпле, автомобильнең алгы өлеше тулысынча яньчелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль белән идарә иткән ир-ат үлгән.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев