Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында ир-ат гәүдәсе табылган
Яңалыклар

Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында ир-ат гәүдәсе табылган

Бүрәнә йорт янды. Янгын мәйданы 90 кв. м. тәшкил итте. 

Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында ир-атның гәүдәсе табылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 16.25 сәгатьтә Нурлатның Дмитриев урамында янгын чыгу турында хәбәр килде. Бүрәнә йорт янды. Янгын мәйданы 90 кв. м. тәшкил итте. 

Янгын сүндерүчеләр утны сүндерә башлаганда йорт эчендә 54 яшьлек ир-атның гәүдәсе таба.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/01-02-2021/tatarstanda-sh-hsi-yortta-chykkan-yangynda-ir-at-g-d-se-tabylgan-5802960

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев