Татарстанда М7 трассасында җиңел машина әйләнеп капланган, ике хатын-кыз зыян күргән
Авария кичә көндез республиканың Мамадыш районында булган.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 трассасында җиңел машина әйләнеп капланган, ике хатын-кыз зыян күргән.
Әлеге аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте кичә М7 трассасында – республиканың Мамадыш районы Түбән Яке авылы янында булган. «Лада» автомобиленең йөртүчесе, тайгак юлда идарәсен югалтып, кюветка төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.
«Ашыгыч ярдәм табиблары авария урынына бик тиз килеп җитте. Алар юл һәлакәтендә зыян күргән ике хатын-кызга – шоферга һәм пассажирга беренче ярдәм күрсәтте», - дип белдерде алар агентлыкка.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/19-02-2021/tatarstanda-m7-trassasynda-i-el-mashina-yl-nep-kaplangan-ike-hatyn-kyz-zyyan-k-rg-n-5807705
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев