Татарстанда өлкәннәр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын бетерделәр
Яңалыклар

Татарстанда өлкәннәр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын бетерделәр

Республика Россия Федерациясе төбәкләре арасында эпидемиология вәзгыяте буенча 82нче урында тора.

24 августтан Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдән чыгарыла. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. 
Соңгы берничә атна эчендә Татарстанда Covid-19 яңа очраклары арту темпы түбән, 0,5% дәрәҗәсендә. Республика Россия Федерациясе төбәкләре арасында эпидемиология вәзгыяте буенча 82нче урында тора.


Нет комментариев