Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән
Пандемия башланганнан бирле республикада Covid-19 инфекциясеннән 214 үлем очрагы теркәлгән.
Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — диелә министрлык хәбәрендә.
Коронавирустан 1939, 1942, 1946 һәм 1947 елларда туган хатын-кызлар үлгән. Шулай итеп, республикада яңа коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны 214кә җитте.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/14-01-2021/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-d-rt-hatyn-kyz-lg-n-5799069
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев