Татарстанда коронавирустан үлүнең 16 нчы очрагы теркәлгән
Яңалыклар

Татарстанда коронавирустан үлүнең 16 нчы очрагы теркәлгән

Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

1957 елгы Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ир-ат 22 июньдә пневмониянең авыр формасы белән Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла. Анда хроник авырулар һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары булган. 
Үлем яңа коронавирус йогышы фонында үпкә артериясенең тромбоэмболиясе нәтиҗәсендә килеп чыккан. Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнарыныңтһәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.


Нет комментариев