Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирусның авыр очраклары кимегән

Пандемияне тәмамлау перспективалары турында сөйләгәндә, Россия Президенты илдә эпидемиологик хәлнең сизелерлек яхшыруын киләсе елда ук көтәргә мөмкин, дип билгеләп үтте.

"Мин киләсе, якындагы ярты ел дәвамында вәзгыять яхшы якка үзгәрер дип өметләнәм", — дип билгеләп үтте Путин.
Covid-19 белән хәлне яхшырту һәм коронакризис йогынтысы аркасында төбәкнең мөмкин кадәр тиз чыгуы өчен Татарстанда шулай ук мөмкин булганның барысы да эшләнә. Беренче чиратта республика хакимияте куркынычсызлык чараларының үтәлешен катгый күзәтә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кабул ителгән карарларны үтәү генә коронавирус аркасында яңа чикләүләр кертүдән котылырга мөмкинлек бирәчәк.
«Без үз тактикабызны сайладык: бездә мәктәпләр, балалар бакчалары, кунакчыллык системасы эшли. Без хәл тотрыклы булсын өчен барысын да эшлибез. Әмма бу кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләрен үтәгәндә генә мөмкин», — дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Элегрәк Татарстан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Татарстанда Covid-19 авыр формалар өлеше 15% ка кимүе турында хәбәр иткән иде. 

Тулырак мәгълүмат: https://sntat.ru/news/politics/21-12-2020/press-konferentsiya-2020-kak-glavnye-tezisy-putina-realizuyutsya-v-tatarstane-5793809

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев