Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган икенче пациент вафат булган
Татарстанда коронавирус йогышының 71 яңа очрагы расланды
11 кеше госпитализацияләнгән, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 60 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча авыручылар: 18 яшькә кадәр - 11 кеше, 18 дән 30 га кадәр – 13 кеше, 30 дан 50 гә кадәр – 17 кеше, 50 дән 60 ка кадәр – 16 кеше, 60 тан 70 кә кадәр – 8 кеше,70 тән 80 гә кадәр – 4 кеше, 80 нән 90 га кадәр – 2 кеше.
Яңа ачыкланган очраклар түбәндәге районнарда һәм шәһәрләрдә:
Казан- 28 кеше, Яр Чаллы - 7 кеше, Түбән Кама - 3 кеше, Елабуга районында – 3;
Әлмәттә – 6 кеше, Арча районында – 2 кеше, Саба районында – 3 кеше,
Тәтеш районында – 2 кеше, Буа районында – 1 кеше, Чүпрәле районында – 1 кеше,
Аксубай районында – 1 кеше, Биектау районында – 1 кеше, Алексеевск районында-1 кеше, Балтач районында – 1 кеше, Яшел Үзән районында – 11 кеше.
Шуның белән бергә, Татарстанда коронавирустан пациент үлүенең икенче очрагы теркәлгән.
30 апрельдә Яр Чаллы хастаханәсендә 1953 елда туган, Алабуга районында яшәүче бер ир-ат вафат булган.
18 апрельдә ул Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла. 21 апрельдән башлап пациент 2 нче шәһәр хастаханәсе стационарында дәвалана, анда 25 апрельдә аны ясалма вентиляция аппаратына тоташтыралар. Үлем сәбәбе: авыр формадагы COVID-19 коронавируслы инфекция, моннан тыш ир-атта авыр дәрәҗәдә ике яклы вируслы пневмония булган. Шулай ук хроник авырулар булган. Диагноз экспертиза белән расланган.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев