Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта
Яңалыклар

Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта

Казанда электр утының бәясе - 5 процентка, салкын суның бер кубометры 4 процентка кадәр артачак.


(«Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда 2018 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның шул хактагы карары республика Хөкүмәте порталында дөнья күргән.

2018 елның 1 гыйнварыннан муниципалитетларда түләү күләме индексы 0 дип билгеләнгән. 1 июльдән ул 4,2 процентка кадәр арта, диелә документта.

Казанда электр утының бәясе 5 процентка - 3,74 сумга, салкын суның бер кубометры 4 процентка - 19,59 сумга кадәр арта.


Нет комментариев