Татарстанда кишер бер атна эчендә 10 процентка диярлек кыйммәтләнгән
Яңалыклар

Татарстанда кишер бер атна эчендә 10 процентка диярлек кыйммәтләнгән

Мәгълүматлар 15 июньнән 22 июньгә кадәр

Бер атна эчендә Татарстанда яшелчәләрнең берничә төре, шул исәптән кишер дә, кыйммәтләнде, диелә Татарстанстат мәгълүматларында

Мәгълүматлар 15 июньнән 22 июньгә кадәр.

Кишер бәясе 9,35 процентка артып, килограммы 54,35 сумга җиткән.

Бәрәңгенең уртача  килограммы 49,66 сумнан 53,98 сумга кадәр арткан (+8,63 процент). Чөгендер 5,63 процентка, килограммы 46,23 сумга кадәр кыйммәтләнгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, май аенда Татарстанда бәяләр узган ай белән чагыштырганда 0,16% ка арткан, еллык инфляция 6,29% тәшкил иткән. Бу күрсәткеч Идел буе федераль округы буенча (5,94%) һәм тулаем ил буенча (5,31%) уртача күрсәткечтән югарырак.

Чыганак: Вечерняя Казань

Фото: «Татар-информ»

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев