Татарстанда Яшьләр көне ничек үтәчәк?
«Татарстанда җәй»: VK Fest, Яшьләр көне, Альберт Нурминский һәм Марат Яруллин чыгышы
Татарстанда җәйге сезон яшьләр өчен вакыйгаларга бай булачак. «Татарстанда җәй» проекты кысаларында шәһәр һәм районнарда спорт, мәдәни, белем бирү юнәлешендәге йөзләгән чара узачак. Яшьләрне бу атнада ниләр көтүе турында тулырак «Татар-информ» материалында.
Татарстанда Яшьләр көне ничек үтәчәк?
Татарстанда июньнең соңгы ае Бөтенроссия Яшьләр көнен бәйрәм итүгә багышланган. Республикада төрле бәйрәм чаралары инде башланып китте: 20нче июньдә Алабугада узды, 25нче июньнән 28нче июньгә кадәр бәйрәм башка шәһәр һәм районнарда да үткәрелә. Парк һәм сквер мәйданчыкларында иҗади, белем бирү һәм спорт программалары уза.
Быел Яшьләр көне «Бел. Ярат. Горурлан. Арттыр» («Знай. Люби. Гордись. Приумножай») лозунгы астында үтә, дип сөйләде Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков «Татарстанда җәй» республика акциясенә багышланган пресс-подходта. Ул бүген Татарстанда 4 млн кеше яшәвен, шуның 1,2 млн га якыны – 14 яшьтән 35 яшькә кадәр яшьләр булуын искәртте.
Катнашучыларны журналистлар, спортчылар, сәясәтчеләр, бизнесменнар белән очрашулар көтә. Балтач районында яшь гаиләләр парады узачак, Түбән Камада – ГТО фестивале, Сарман районында Россия Герое, махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу көтелә. Аның исемен әлегә әйтмиләр.
«Зур шәһәрләрдә традицион рәвештә яшьләр сәясәте өлкәсе ветераннарын һәм бүген эшләүче активистларны хөрмәтләү чаралары уза. Бездә волонтерлык, үзиреклекләр хәрәкәте ничек уңышлы үсеш алганын һәркем белә. Аны федераль дәрәҗәдә дә таныйлар. Гуманитар миссия җибәрүдә катнашучыларны, һичшиксез, билгеләп үтәчәкбез. Төрле тармакларда эшләүче иң яхшы студент хезмәт отрядларын хөрмәтләячәкбез. Бүген күп балалы булган яшь гаиләләргә игътибар күрсәтеп, аларга торак шартларын яхшыртуга сертификатлар тапшырачакбыз», – диде министрлык җитәкчесе.
Моннан тыш, Казанда, Түбән Камада, Әлмәттә, Яр Чаллыда карьера үсеше мәйданчыклары оештырылачак. Предприятиеләр аларда ирекле вакансияләр тәкъдим итәчәк, шулай ук, эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләячәк.
Татарстан башкаласында төп вакыйгалар ике мәйданчыкта үтә: «Урам» экстрим-паркында иртәдән кичкә кадәр карьера һәм белем бирү зоналары эшләячәк, Горький исемендәге паркта кичен хедлайнер – җырчы Дора чыгыш ясый.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев