Татарстанда яшәү минимумы күләме 2027 елда 17 мең сумнан артып китәчәк
Тиешле документны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады
Татарстан Хөкүмәте 2027 елга республикада яшәү минимумы күләмен раслады. Тиешле документны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
2027 елда Татарстанда яшәү минимумы 17 193 сум тәшкил итәчәк. Эшкә яраклы халык өчен бу күрсәткеч – 18 740 сум, пенсионерлар өчен – 14 786 сум, балалар өчен – 16 677 сум булачак.
Исегезгә төшерәбез, яшәү минимумы күләме социаль ярдәм һәм түләүләр зурлыгына йогынты ясый. Бу күрсәткеч ел саен билгеләнә.
Нет комментариев