Бала җанлы шәфкать туташы
Галия Куянова район поликлиникасының балалар бүлегендә шәфкать туташы булып эшли
Райондашыбыз – Мәлләтамак авылы кызы. Шәрифулла абый белән Гөлнәзирә апа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән кыз кечкенәдән үк ак халат кияргә хыяллана.
– Сабый чактан ук ак халатлы кешеләргә ихтирамым зурдан булды. Үземнең дә кешеләргә ярдәм итәсем, авыруларын кул белән сыпырып кына аласы килә иде. 1980 елда Минзәлә медицина көллиятенә укырга кердем. Хезмәт юлымны Нарат Асты авылының медпунктында башладым. Соңыннан – Островка авылында, бер елдан соң район поликлиникасының балалар консультациясе бүлегендә хезмәт юлымны дәвам иттем, утыз елдан артык балалар табибы Флүр Ханов кул астында эшләдем. Аның белән бергә эшләгән еллар бүген дә хәтердә матур истәлек булып саклана, – ди Галия апа.
Галия Куянова “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемгә лаек булган. Нәтиҗәле хезмәте өчен аңа район башлыгының, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылган. Үз эшен җиренә җиткереп эшләүче, вакыт белән исәпләшмичә ярдәмгә ашыгучы, һәр нәнине үз баласыдай якын күреп, сабыйны карау-тәрбияләүгә кагылышлы һәрнәрсәне бөртекләп аңлатучы Галия апага сокланмыйча мөмкин түгел!
– Озак еллар шәфкать туташы булып эшләү дәверендә күпме сабыйга прививка ясаган, үзенең киңәшләрен биргән кеше ул Галия Куянова. Игелекле һөнәр иясе ул! Аның участогына Мөслимнең 20 урамы карый. Участокта барлыгы 847 бала теркәлгән. Галия апага тәүлекнең кайсы вакытында шалтыратсаң да, ул сине тыңлый, нинди дару бирергә кирәклеген яхшылап аңлата. Табиб куйган диагноз нигезендә, дәүләт тарафыннан өч яшькә кадәр бушка бирелүче дарулардан файдалану мөмкинлеген дә аңлата, – ди район хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Рәзилә Хәбибуллина.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 13 ноябрь саныннан укыгыз.
Нет комментариев