Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда хезмәт хакы буенча бурыч бер атна эчендә дүрт миллионга кимегән

Хезмәт хакы буенча иң зур әҗәтен (3,8 миллион сум) «Казан ит комбинаты» түләгән. Предприятие 152 хезмәткәре белән исәп-хисап ясаган.

( «Татар-информ»). Татарстанда хезмәт хакы буенча гомуми бурыч бер атна эчендә 4,1 миллион сумга кимегән. Казанның төзелеш һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендәге предприятиеләренең 155 хезмәткәренә шул күләмдә акча түләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Хезмәт хакы буенча иң зур әҗәтен (3,8 миллион сум) «Казан ит комбинаты» ААҖ түләгән. Предприятие 152 хезмәткәре белән исәп-хисап ясаган. Әлеге мәсьәлә республика ведомствоара комиссиясенең даими күзәтүендә. Бурычлы предприятиеләр белән эш дәвам итәчәк», - диелә хәбәрдә.

Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре искәрткәнчә, республикада яшәүчеләргә эш хакын түләмәү фактлары турында хезмәт инспекциясе яки прокуратурага хәбәр итәргә кирәк. Гаризада эш хакын тоткарлауга бәйле барлык фактларны, аның күпме вакыт түләнмәвен (һ.б.) күрсәтү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев