Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Covid-19 дан 11 нче үлем очрагы теркәлгән

Россиядә коронавирусның расланган очраклары 500 000 кешедән артып китте.

Тәүлек эчендә Татарстан буенча 54 кеше зарарланган. 16 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 38 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручы 30 дан 70 яшькә кадәр кешеләр (43 кеше).

Татарстан шәһәрләре  һәм районнары буенча Казанда – 19, Яр Чаллыда – 10, Яшел Үзәндә – 4, Түбән Камада – 3, Әлмәт, Әтнә районнарында -2, Актаныш, Әлки,Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Саба, Тукай, Чирмешән, Ютазы районнарында берешәр очрак теркәлгән.

Әлмәттә 1976 елгы кеше вафат булган. 2 июньдә ул ике яклы пневмониянең авыр агымы белән хастаханәгә салына. Дәвалауны анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә алган, ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Шикәр авыруы белән чирләгән.  3 июньдә үткәрелгән дәвалау фонында пациентның йөрәге туктаган. 30 минут эчендә реанимация чаралары уңышсыз булып чыккан. Озак вакытлы патолого-анатомия экспертизасы үткәрелгән. Үлем сәбәбе- коронавирус йогышы булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев