Татарстанда чәчтарашханәләр эшли башлый
Яңалыклар

Татарстанда чәчтарашханәләр эшли башлый

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанда чәчтарашханәләр эшен 20 апрельдән башларга мөмкин дигән карарга кул куйды. Документ ТР Хөкүмәте порталында урнаштырылган.

Чәчтарашханәләр эше өчен кагыйдәләр кертелә: 

- смена башланыр алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәтергә һәм респиратор авырулар билгеләре булган затларның эшенә юл куймаска кирәк; 

- гомуми кулланылыштагы урыннарны һәм җиһазларны көнгә кимендә 3 тапкыр дезинфекцияләү;

- һәркемгә керергә мөмкин булган урыннарда ОРВИ профилактикасы турында мәгълүмат урнаштырырга;

- смена тәмамланганнан соң бинаны дезинфекция чаралары кулланып җыештырырга.

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләргә:

- хезмәткәрләрне антисептиклар, шәхси саклану чаралары (битлекләр, ресираторлар, перчаткалар) белән тәэмин итү һәм килүчеләрнең кулларын дезинфекция чаралары белән эшкәртү мөмкинлеге бирү;

- килүчеләрне алдан язылу буенча гына кабул итәргә, кабул итү арасында бинаны җилләтү һәм эш урынын дезинфекцияләү өчен 10 минут эчендә тәнәфес оештырырга;

- хезмәткәрләр арасында дистанция 1,5 метрдан да ким булмаска тиеш.

Чәчтарашханәгә бару өчен махсус смс-пропуск алырга кирәк. Моның өчен системага яңа унберенче максат өстәләчәк.


Нет комментариев