Татарстанда бүген 28 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
Яңалыклар

Татарстанда бүген 28 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән

Барлыгы 11 августка Татарстанда 5930 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.

5 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана.

Иң күп авыручы 30дан 50 яшькә кадәр кешеләр (11 кеше).

Татарстан буенча: Казанда – 17, Әлмәттә -4, Яр Чаллыда, Баулы, Балтач, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Лаеш районнарында  берешәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 11 августка Татарстанда 5930 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.

Фото - Pixabay.com


Нет комментариев