Яңалыклар

Татарстанда БДИны йөз баллга бирүчеләр өчен түләүләр кертелде

Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Республикасында 2026 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда 100 балл җыючылар өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр кертелде. Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Бер фәннән 100 баллга БДИ тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен түләү күләме – 15 мең сум, икешәр – 25 мең сум, өч фәннән 100 балл өчен түләү 35 мең сум тәшкил итәчәк.

 


Нет комментариев