Татарстанда һава торышы начар булу сәбәпле федераль трассалар ябылды
Яңалыклар

Татарстанда һава торышы начар булу сәбәпле федераль трассалар ябылды

Вакытлы чикләү кичке сигезенче яртыдан башланды.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда һава торышы начар булу сәбәпле, автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнә. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

19 сәгать 30 минуттан Татарстанда М7 «Волга», Казан – Буа – Ульяновск, Казан – Оренбург федераль трассаларында шәһәрара автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/18/181121/


Нет комментариев