Татарстанда һава температурасы 33 градуска кадәр күтәрелә
Яңалыклар

Татарстанда һава температурасы 33 градуска кадәр күтәрелә

Татарстан Гирометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы өч көндә республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, дип яза "Татар-информ".

Бүген республиканың көнчыгыш районнарында, иртәгә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Чәршәмбе көн явымсыз булачак.

Татарстанда алдагы көннәрдә кызу булачак. Көндезге максималь һава температурасы бүген - +25..+30, 22 августта - +25..+30, ә 23 августта - +28..+33 градуска кадәр күтәрелә.


Нет комментариев