Татарстанда 33 яңа COVID-19 белән авыру очрагы расланган
3 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 30ы өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручы 30дан 50 яшькә чаклы (13 кеше).
Шәһәр һәм районнар буенча иң күп очрак Казанда - 22. Арчада -3, Лаеш, Питрәч районнарында - 2, Яр Чаллыда, Әлки, Яшел Үзән, Кама Тамагы районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Барлыгы 29 июльгә Татарстанда 5534 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
Бу чорда 4436 кеше дәваланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев