Татарстанда 32 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
Яңалыклар

Татарстанда 32 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән

9 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 23 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручы 30дан 60 яшькә чаклы кешеләр (22 кеше).

Татарстан буенча  Казанда - 26, Әлмәт, Мамадыш, Биектау, Яшел Үзән, Минзәлә, Питрәч районнарында берешәр очрак теркәлгән.

Барлыгы Татарстанда 7480 COVID-19 белән авыру очрагы расланган.

Шул ук вакытка 6362 кеше дәваланган, шул исәптән 23 е-узган тәүлектә.


Нет комментариев