Татарстанда 300дән артык мәктәп укучысы җәйге белем бирү сменаларында бушлай катнаша ала
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр
Программалар балаларның фән, олимпиада һәм иҗат өлкәләрендә сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. 2026 елда катнашучыларга лингвистика, физика, химия, информатика, мультипликация һәм дизайн, музыкаль‑башкару, театр һәм рәсем сәнгате юнәлешләре ачык булачак.
«Акыллы каникуллар форматында укучылар җәй көне ял итеп кенә калмый, ә бу вакытны үз киләчәге өчен файдалы итеп үткәрә, яраткан фәннәрен тирәнтен өйрәнә, үз сәләтләрен үстерә һәм талантларны ачарга ярдәм итүче фикердәшләрнең аерым мохитенә эләгә. Без программаларыбызда үсеш, ярдәм һәм илһам пространствосы булдырырга омтылабыз», – диде Талантлар университеты башкарма директоры Адилә Әхмәтова.
Дәресләрне югары квалификацияле белгечләр, шул исәптән «Сириус» үзәге педагоглары, илнең әйдәп баручы югары уку йортлары укытучылары, профильле компанияләр вәкилләре һәм профессиональ сәнгать эшлеклеләре үткәрә. Белем бирү программасына экспертлар белән дәресләр, практик интенсивлар, эшнең иҗади форматлары керә.
Сменада катнашучылар уңайлы шартларда яшәячәк, биш тапкыр тукланачак һәм медицина ярдәме тәкъдим ителәчәк. Мәйданчыкларда иминлекне сак хезмәткәрләре һәм игътибарлы кураторлар тәэмин итәчәк.
Сменаларны «Казан талантлар ачык университеты 2.0» оештыра. Барлык сменаларда катнашу тулысынча бушлай, заявканы бер яки берничә сменага бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев