Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Үзәк хәрби округта беренче булып хәрби хезмәткә чакырылучыларны частьләргә озатачак

Барлык призывникларны частька килеп җитү белән ике атналык карантин көтә, шуннан соң гына алар яшь сугышчы курсын уза башлаячак.

Татарстан Республикасы Үзәк хәрби округта беренче булып хәрби хезмәткә чакырылучыларны частьларга озатачак. Беренче солдатлар 21 майда хәрби частьләргә китәчәк, дип сөйләде Татарстан хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин.
«Армиягә чакырылучыларның республика җыелу пунктына 18 майда килүләре башланды. Хәрби гаскәрләргә җибәрү агымдагы елның 21 маеннан башланачак. Татарстан Үзәк хәрби округта беренче булып хәрби хезмәткә чакырылучыларны язгы хәрби частьләргә җибәрә", - дип билгеләп үтте Погодин.
Ул хәрби хезмәткә чакырылуга масштаблы әзерлек уздырылганлыгын һәм яңа хәрби хезмәткә алынучыларның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өчен барлык шартлар да тәэмин ителгәнлеген билгеләп үтте.
Барлык призывникларны частька килеп җитү белән ике атналык карантин көтә, шуннан соң гына алар яшь сугышчы курсын уза башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев